Тема урока Яз темасын кабатлау

  • Шаймухаметова Ландыш Закариевна, учитель татарского языка и литературы

Максат:

  • Укучыларның яз турында белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру.
  • Тема буенча өйрәнелгән лексик берәмлекләрне  куллана белүне камиләштерү.   
  • Укучыларның   уйлау сәләтләрен, танып белү активлыгын үстерү.
  • Диалогик һәм монологик сөйләм телләрен үстерү.
  • Укучыларда туган як табигатен саклау һәм ярату хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: компьютерлар, презентация, кошлар рәсеме, магнитофон.

Дәрес планы

I. Оештыру.

1. Исәнләшү.
2. Дежур укучы сүзе.
3. Фонетик күнегү .

II. Төп өлеш.

1. Диалогик сөләм.
2.“ Бу нинди ел вакыты ? “ уены.
3.“ Яз килгән” җырын тыңлау.
4. Яз билгеләрен искә төшерү.
5.“Сез кошларны беләсезме ?” уены.
6.
Физминутка.
7.Текст өстендә эш.
8.Ситуатив күнегүләр.

III. Йомгаклау.

  1. Тест эшләү.
  2. “Яз” турында музыка тыңлау.
  3. Билгеләр кую.

IV. Өй эше.

Дәрес барышы

I. Оештыру .

1. Исәнләшү.
— Хәерле көн, укучылар! Барыгызга да сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлыйбыз.

2. Дежур укучы белән әңгәмә:
— Бүген сыйныфта кем дежур?
— Дәрестә кемнәр юк?
— Бүген ничәнче число, атнаның нинди көне?

3. Фонетик күнегү : татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтергә өйрәнү. 

Җә-җә    җә-җү
Җә-җө-җү
Җә-җө-җе-җү
Һә-һө     һә-һү
Һә-һө-һү
ә-әң   ө-өң   ү-үң
әң-өң-үң

II. Төп өлеш.

1. Диалогик сөйләмне үстерү. Һава торышы турында сөйләшү укучы һәм укытучы арасында диалог формасында оештырыла:
— Бүген көн нинди ?
— Урамда кояш җылытамы ?
— Җил исәме ?
— Урамда нинди кошларны күрергә була ?
— Хәзер кайсы ел фасылы ? (1 нче слайд)

— Укытучы дәреснең темасын һәм максатын укучыларга әйтә.

2. “Бу нинди ел вакыты ?” уенын уйнау .
Укытучы  җөмләләрне укый, укучылар аларның кайсы ел вакытына караганын әйтергә тиеш.
— Кар ява. Яңгыр ява. Кояш җылыта. Тамчы тама. Буран. Елгада боз ага. Кошлар җылы якка китә. Елгада су туңа. Кошлар җылы яктан кайта.

3.  Укучыларга “Яз килгән” җырын тыңлап , искә төшерергә тәкъдим ителә.
“Яз килгән” җыры : Н.Яхина сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе.
(магнитофон язмасы)

4. Укучылар белән яз билгеләрен искә төшерү.
— Кояш җылыта, кар эри, елгада боз ага, тамчы тама, кошлар кайта һ.б.
(2-4 нче слайдлар)

5. “ Сез кошларны беләсезме ? “ уенын уйнау.
Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Һәр төркемгә кош рәсемнәре бирелә.

Алар кошларны :
а) күчмә,
б) кышлаучы кошларга аерырга тиешләр.
— Укучыларга кошлар сайравын тыңларга тәкъдим ителә. (5 нче слайд)

6. Физминутка.

Салкын җилләр дә исте,
Агачларны селкетте.
Кара болытлар чыкты,
Яңгыр ява башлады
Менә яңгыр көчәйде,
Гөрләвекләр дә акты
Яңгыр туктый башлады,
Соңгы тамчылар тамды.
Елмаеп кояш чыкты,
Һәм без эшли башладык.

7.Укучылыарга текст тәкъдим ителә. Рәсемнәр урынына сүзләр куеп җөмләләрне укырга кирәк.(6 нчы слайд)
Яз җитә. Көндез балкый. Җылы яктан  кайта.
Без кошларга  ясыйбыз.  шатланалар.

8. Ситуатив күнегүләр.

Спроси у друга:

  1. любит ли он весну;
  2. играет ли он весной на улице;
  3. сделал ли он скворечник;
  4. видел ли он скворца (грача) .

III. Дәресне йомгаклау.

  1. Укучыларның яз турында алган  белемнәрен тикшерү максатыннан тест үткәрелә.

Тест

Вопрос 1. Ямьле яз — это :

Ответ 1. хорошая весна;

Ответ 2. прекрасная весна;

Ответ 3. теплая весна.


Вопрос 2. Природа просыпается — это :

Ответ 1. табигать уяна;

Ответ 2. табигать уянды;

Ответ 3. табигать уянмый.

Вопрос 3. Какие птицы прилетают весной?

Ответ 1. чыпчык;

Ответ 2. сандугач;

Ответ 3. ала карга.

Вопрос 4. Найди слово с противоположным значением : эри —
Шаймухаметова Л.З. 237-501-456

Ответ 1. туңа;

Ответ 2. уяна;

Ответ 3. тама.

Вопрос 5. Закончите предложение: Яз көне җылы яктан кошлар … .

Ответ 1. китә;

Ответ 2. кала;

Ответ 3. кайта.

Вопрос 6. Найди слово, отвечающее на вопрос Нәрсә?

Ответ 1. кояш;

Ответ 2. матур;

Ответ 3. ява.

Вопрос 7. Какое это время года : Көннәр салкын.Кар ява.

Ответ 1. яз;

Ответ 2. көз;

Ответ 3. кыш   

  1. Укучыларга яз турында музыка тыңларга тәкъдим ителә.(7 нче слайд)
  2. Укытучы сүзе:
    Әйе, укучылар, һәр ел фасылы үзенчә матур. Туган ягыбызның табигате бик төрле. Һәр кеше үзенең туган җирен, туган ягын яратырга һәм сакларга тиеш. Бу һәрберебезнең бурычы.
  3. Дәрестә актив катнашучыларга билгеләр кую.

IV. Өйгә  эш бирү.
Яз турында кечкенә хикәя төзү.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *